Бавырсак.Йомыркаларны кичтән морозильниктан алам, су астында кабыгыннан арындырам,савытта шул килеш калдырам,, эз-эз генә пычак белән кискәләлим сарыларын,, иртәнгә чаклы тора. Иртән миксер белән сарысы калмаслык итеп тугладым, бер агач кашык көнбагыш мае салдым,1 чәй калагы тулыр-тулмас чәй содасын уксус белән сүндереп салдым, иләнгән он салып, бик озааааааааак итеп кенә агач кашык белән болгаттым. Камырымны онлы кунага төшереп, кул белән баскалап әз генә, бик онламыйча, өсте жилләмәсен өчен дип, ябып 20 минут тирәсе ял иттердем. Вак кисәкләргә кисеп майда пешердем. Менә шул гына. Баллауны чама белэн эшлим,гел рецепт белән эшләгәнем юк. бер стакан ярым шикәр комы салдым, ярты стаканнан әз генә су салып кайнаттым, бераз кайнагач 3 аш калагы бал салып, эз генә кайнатып алдым. Бармакка бармак ябыштырып карыйм, ( кул бармаклары түгел, пешкән бавырсак) җеп кебек сузыла башласа, димәк сироп әзер. Артык нык кайнатып җибәрмәгез, баллаганда төш ямьсезләнеп катачак. Кулны салкын су белэн манчып тошлэрне оям. Мәрьям Миңнегулова